Центр занятости населения города Альметьевска частично компенсирует затраты работодателей по заработной плате при трудоустройстве ищущих работу впервые выпускников профессиональных учебных заведений и высших профессиональных учебных заведений, в течении 2-х лет со дня окончания учебного заведения.
Работодателю, по каждому трудоустроенному выпускнику компенсируется часть затрат по оплате труда, в сумме одного минимального размера оплаты труда, установленного законодательством Российской Федерации, увеличенного на страховые взносы. С 01.05.2018 г. минимальный размер, оплаты труда по Российской Федерации составляет 11163 рублей.
При трудоустройстве работодателем в период летних каникул несовершеннолетних граждан (в том числе детей сотрудников организации), служба занятости населения готова дополнительно к выплачиваемой работодателем заработной плате оказать каждому трудоустроенному подростку материальную поддержку в сумме 1275 рублей.
Уважаемые работодатели, приглашаем вас к сотрудничеству!
За дополнительной информацией по заключению договоров по вышеуказанным направлениям обращайтесь в Центр занятости населения каб.№ 109, №110 или по тел.(8553) 32-34-94
Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге беренче тапкыр эш эзләүче, һөнәри уку йортларын тәмамлаган һәм югары һөнәри белем бирүче уку йортларын тәмамлавына ике елдан артык вакыт узмаган яшьләрне эш белән тәэмин итүчеләргә, түләнгән хезмәт хакының бер өлешен компенсацияли .
Эш бирүчегә эшкә урнаштырылган һәр кеше өчен Рәсәй Федерациясе законнары буенча билгеләнгән бер минималь хезмәт хакы күләмендә чыгымнар, һәм иминият взносларын түләүгә киткән акчалар да компенсацияләнә. Рәсәй Федерациясе буенча 2018 нче елның 1 нче маеннан минималь хезмәт хакы күләме 11163 сумны тәшкил итә.
Җәйге каникуллар чорында балигъ булмаган гражданнарны (шул исәптән хезмәткәрләрнең үз балаларын да) эшкә урнаштырган очракта, халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге эш бирүче түләгән хезмәт хакына өстәмә рәвештә һәр эшкә урнаштырылган яшүсмергә 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтергә әзер.
Хөрмәтле эш бирүчеләр, сезне хезмәттәшлеккә чакырабыз!
Югарыда күрсәтелгән юнәлешләр буенча килешүләр төзергә теләүчеләр өчен өстәмә мәгълүмат кирәк булса мәшгульлек Үзәгенә № 109, 110 бүлмәләргә мөрәҗәгать итегез, яисә (8553) 32-34-94 телефон номерына шалтыратыгыз.