19 апреля 2019 года в ходе очередной встречи Центра занятости населения г.Альметьевска с работодателями в формате «круглого стола», были обсуждены возможные варианты участия работодателей в программах Центра занятости населения, в том числе:
- организация общественных и временных работ;
- временное трудоустройство несовершеннолетних граждан в возрасте от 14 до 18 лет;
- трудоустройство выпускников образовательных организаций.
Работодателям разъяснены возможности Информационно-аналитической системы Общероссийской базы вакансий «Работа в России», ее преимущества и порядок размещения вакансий.
В рамках формирования базы стажировок для студентов и выпускников образовательных организаций до работодателей доведена информация о проводимой работе по организации стажировки (трудоустройство на свободное рабочее место или вакантную должность) для граждан данной категории.
Также работодателям было напомнено об исполнении Федерального закона №162-ФЗ и Кодекса Российской Федерации об административных правонарушениях в части запрета на распространение информации о свободных рабочих местах, содержащих ограничения дискриминационного характера, прямых или косвенных преимуществ в зависимости от пола, возраста, национальности и т.д.
В совещании приняли участие представители кадровых служб 14 организаций города Альметьевска.
2019 нчы елның 19 нчы апрелендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш бирүчеләр белән «Түгәрәк өстәл» форматындагы чираттагы очрашуы барышында эш бирүчеләрне мәшгульлек үзәге программаларында катнаштыруның мөмкин булган вариантлары тикшерелде, шул исәптән:
- җәмәгать һәм вакытлыча эшләрне оештыру;
- 14 яшьтән 18 яшькә кадәрле балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру;
- белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру.
Эш бирүчеләргә «Россиядә эш» Гомумроссия вакансияләр базасының мәгълүмати-аналитик системасының мөмкинлекләре, аның өстенлекләре һәм вакансияләр урнаштыру тәртибе аңлатылды.
Белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар һәм студентлар өчен стажировкалар базасын формалаштыру кысаларында, эш бирүчеләргә, бу категориягә керүчеләргә стажировка оештыру (буш эш урынына яки вакантлы вазифага эшкә урнаштыру) буенча башкарыла торган эшләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук эш бирүчеләргә 162-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясе Кодексының административ хокук бозулар турындагы өлешендә дискриминация характерындагы, җенесенә, яшенә, милләтенә һәм башка шундый өстенлекләрне һәм чикләүләрне үз эченә алган, буш эш урыннары турында мәгълүмат таратуның тыелуы турында искәртелде.
Киңәшмәдә Әлмәт шәһәренең 14 оешма вәкилләре катнашты.