4 сентября 2019 года, среда
Служба занятости города Альметьевска совершает очередные (ежеквартальные) выезды к работодателям с целью контроля исполнения ими обязанности по обеспечению занятости инвалида на оборудованном (оснащенном) рабочем месте и предоставления достоверной информации по приобретению и оснащению рабочего места для трудоустройства инвалида.
Так, 3 сентября специалисты службы занятости приехали на сельскохозяйственное предприятие «Аппак». В 2016 году на данном предприятии рабочее место сторожа было оснащено системой видеонаблюдения, и трудоустроена гражданка с инвалидностью. Отрадно, что трудоустроенный службой занятости инвалид закрепился на рабочем месте и вот уже в течение трех лет работает у работодателя.
Здесь же в текущем году создано рабочее место слесаря-ремонтника для трудоустройства многодетного родителя. Работодатель получил субсидию из бюджета Республики Татарстан в размере пятидесяти тысяч рублей на возмещение части затрат на приобретение инструментов, необходимых для выполнения трудовых обязанностей слесаря-ремонтника. Специалисты Альметьевского центра занятости населения, посетив ремонтируемую молочную ферму, убедились, что трудоустроенный многодетный родитель продолжает работать.
Центр занятости населения города Альметьевска приглашает работодателей к участию в мероприятиях содействия занятости населения, в том числе с компенсацией расходов работодателей на оплату труда или создание рабочего места. Подробную информацию можно получить по тел: (8553) 32-34-99 либо по адресу: г.Альметьевск, ул.Герцена, д.86А, каб №№ 109, 110, 208.
2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Әлмәтнең мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләргә инвалидны җиһазландырылган эш урынында эш белән тәэмин итү бурычларының үтәлешен тикшереп тору һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урынын сатып алу һәм җиһазландыру буенча дөрес мәгълүмат бирү максатында чираттагы (квартал саен) чыгуларны башкара.
3 сентябрьдә мәшгульлек хезмәте белгечләре “Аппак” авыл хуҗалыгы предприятиесенә килделәр. 2016 елда әлеге предприятиедә каравылчының эш урыны видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, һәм инвалидлыгы булган гражданка эшкә урнаштырылган. Шунысы куанычлы, эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан эшкә урнаштырылган инвалид эш урынында ныгып калды һәм менә өч ел дәвамында эш бирүчедә эшли.
Быел биредә күп балалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен слесарь-ремонтчы эш урыны булдырылган. Эш бирүче слесарь-ремонтчының хезмәт бурычларын үтәү өчен кирәкле кораллар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан илле мең сум күләмендә субсидия алган. Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, ремонтлана торган сөт фермасында булып, эшкә урнаштырылган күп балалы ата-ананың эшләвен дәвам итүенә инандылар.
Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләрне халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларында катнашуга чакыра, шул исәптән эш бирүчеләрнең хезмәт өчен түләүгә яисә эш урынын булдыруга киткән чыгымнарын компенсацияләү белән. Тулырак мәгълүматны (8553) 32-34-99 телефоны буенча алырга мөмкин, яки Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86А йорт адресы буенча, 109, 110, 208 нче кабинетлар.